Таныш булыйк - Илдар Нәҗипов

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

 Теләнче-Тамак авылында яшәүче якташыбыз Илдар Нәҗипов гадәти булмаган трактор ясаган. Бу аның икенче тракторы икән.  Илдар Наилевич тракторны 4 ай дәвамында җыйган. Запчастьларны ул үзе сатып ала, двигатель мотоблокныкы, ди. Нигездә, җиңел автомобильләрдән детальләр. Калганын үз куллары белән ясаган. Илдар әйтүенчә, бу аның хоббие. Кышын күршеләренә, авыл халкына кар чистартырга булыша, җәен инде бакча сөрергә, бәрәңге алырга, ашлама кертергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International