Әлфия Когогина эшлекле визит белән килде

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Думасы депутаты, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы икъсадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Гомәр кызы Когогина Тукай районына эшлекле визит белән килде.

 

Депутат Калмаш авыл җирлегендәге, Татарстан совхоз-поселогындагы социаль объектлардагы ремонт эшләре белән танышты, халык белән аралашты һәм гражданнарны кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты иң элек Калмаш авыл җирлегендә эшләп килүче гомумбелем бирү мәктәбе ашханәсенең капиталь ремонт эшләре барышы белән танышты. Мәктәп ашханәсенә куелачак өр-яңа заманча җиһазлар, инвентарь, кухня-кирәк яраклары һәм мебель белән белән тәэмин ителеш хакында кызыксынды. Шушы елның көзендә Калмаш авылында ачылырга тиешле ФАПта бара торган эшләр белән дә кызыксынды.

Аннары Әлфия Гомәровна Татарстан совхозы поселогы амбулаториясндә булып үткән елдагы капиталь ремонт эшләренең нәтиҗәсен күрде һәм быел бара торган капиталь ремонт (бинаның фасадын ремонтлау) барышы белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International