Өлкәннәр көне уңаеннан Шилнәбаш авылының мәктәп ашханәсендә очрашу үтте

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Шилнәбаш авылының мәктәп ашханәсендә очрашу үтте. Авыл җирлеге, ашханә хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы, иганәчеләрнең ярдәме белән матур, мул бәйрәм табыны әзерләнде. Бәйрәмдә район муниципаль башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова катнашты.

Иң элек өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова тәбрикләде. Җирлекнең ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Михаил Портнов араларыннан китеп барган дусларын искә алды. “Тополек” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өлкәннәрне матур җырлары белән сөендерделәр. Укучылар,авыл халкы тарафыннан башкарылган концерт бәйрәмгә тагында ямь өстәде.  Бәйрәм ахырында күңелле әнгәмә корып, җыелган кунаклар фотога төштеләр. Өлкәннәр концерттан бик канәгать калып, күңелләре тулып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International