“Ветеран” клубы очрашуы узды

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә   Шилнәбаш   авыл китапханәсендә “Ветеран” клубы очрашуы узды. Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган бу очрашу “Алтын куллы әбиләр” дип исемләнгән иде. Китапханәче Н. Бариева әбиләр һәм аларның оныклары өчен “Супер әби” бәйгесен үткәрде. Әлеге конкурс кысаларында биредә Светлана Голубина һәм Валентина Бельскаяның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында бәйгедә катнашкан һәркем уңган әбиләр кулы белән әзерләнгән тәм-томнардан, коймаклардан авыз итеп, тәмләп чәй эчте, дип хәбәр итте Шилнәбаш авылының “Нива” мәдәният йорты директоры Гөлнара Садыйкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International