Очрашу башында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Хөсәенованы туган көне белән котлады. Җәмәгать тәртибен саклау бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Шәябдинов районда оператив хәл турында, Тукай районының СНТ ассоциациясе җитәкчесе Дмитрий Волков бакчачылык ширкәтләре эшчәнлеге турында сөйләде. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләре эше һәм алда торган бурычлар турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов чыгыш ясады. "Кнәз" торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе Тамара Белова 2024 елның беренче яртыеллыгында ширкәтнең эше турында хисап тотты.