Сезне физкультурачылар көне белән тәбрик итәм!

2024 елның 9 августы, җомга

Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, Тукай районы спорт ветераннары һәм спорт сөючеләр! Сезне физкультурачылар көне белән тәбрик итәм!

“Спорт тормыш нормасы” федераль проекты буенча районда “Демография” милли проекты кысаларында 20дән артык универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.

Шуның аркасында районда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Кадерле Тукай халкы, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнегез! Үз гаиләгезне, дусларыгызны һәм иптәшләрегезне спортка чакырыгыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, рух, бәхет, уңышлар һәм җиңүләр телим!

Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International