Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров төзелеш оешмалары хезмәткәрләрен котлады һәм аларга Мактау грамоталары тапшырды

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Төзүчеләр көнендә Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров төзелеш оешмалары хезмәткәрләрен котлады һәм аларга Мактау грамоталары тапшырды. Рөстәм Закиров төзүчеләргә мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Тукай районы аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә яшәү өчен тагын да матурлана, күркәмләнә бара. Бу бәйрәм көнендә Рөстәм Закиров барлык төзүчеләргә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм эшләрендә уңышлар теләде. Күпьеллык намуслы хезмәте, төзелеш тармагын үстерүгә шәхси өлеш керткән төзүчеләр Тукай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International