«Татарстан Республикасының физик культура отличнигы»

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүген иртәнге киңәшмәдә Тукай районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров спорт мәктәбе инструктор-методисты Фәнүдә Фәрраховага физик культура һәм спорт үсешенә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлешләре өчен һәм физкультурниклар көне уңаеннан «Татарстан Республикасының Физик культура отличнигы» дигән Мактау билгесе тапшырды.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хатларын алдылар:
Айгөл Шәрипҗанова, спорт мәктәбе инструктор-методисты
Рәзинә Ибраһимова, спорт мәктәбенең хуҗалык бүлеге мөдире
Нәзилә Добрынина, спорт мәктәбенең шәфкать туташы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International