Узган шимбәдә Яңа поселогында кул көрәше буенча 1995-1996, 1997-1998 елгы яшүсмерләр арасында район беренчелеге үтте. Ярышларда барлыгы 13 команда составында 114 спортчы катнашты.
Нәтиҗәдә 1995-1996 елгы яшүсмерләр арасында беренчелекне Күзкәй урта мәктәбе яулады, II һәм III урыннарда – Яңа поселогы һәм Калмаш мәктәпләре. 1997-1998 елгы яшүсмерләр арасында армспорт буенча I урынны Биклән мәктәбе яулап алса, IIдә – Мусабай-Завод, III урында Борды мәктәпләре калды.