Айрат Хәбибуллин Круглое Поле бистәсендәге мәктәптә булды. Визит барышында ул бинаны капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнүче подрядчы оешма вәкилләре белән очрашты. Мәктәп территориясендә төзекләндерү эшләре алып барыла. Ремонт план буенча бара һәм барлык эшләр вакытында тәмамланачак. Яңартылган мәктәпнең ачылуын түземсезлек белән көтәбез! Быел мәктәптә 436 укучы белем алачак, беренче сыйныфка 42 бала киләчәк.