Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен 22 нче августта Россия Федерациясе Президентының 1994 нче елның 20 нче августындагы 1714 нче номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча Россия триколорына багышланган тантаналы чаралар уза. Бу көнне илебез тарихына һәм аның символикасына аерым игътибар бирелә.

Флаг дәүләтнең мөһим символларының берсе, ул гражданнарны берләштерә, илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерә. Дәүләт символикасынд адәүләт һәм халык тарихы, аның традицияләре һәм менталитеты чагыла. Ул барлык гражданнарны үз илен көчле һәм чәчәк атучы держава итәргә омтылуда берләштерә, дәүләт идеяләрен һәм принципларын белдерә.

РФ флагы көнендә, гадәттәгечә, барлык төбәкләрдә тантаналы йөрешләр, патриотик чаралар, спорт ярышлары, авто-, вело- һәм мотоузышлар, төрле флешмоблар, конкурслар һәм концертлар уза. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чараларның барысының да максаты бер - Россия дәүләт символларының мөһимлеген күрсәтү.

Без Россия флагы белән горурланабыз һәм тарихи хәтерне изге итеп хөрмәт итәбез. Безнең бурыч –Россиянең чәчәк атуы хакына хезмәт итәргә һәм һәрвакыт илебез мәнфәгатьләрен якларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International