Кече Шилнә авыл җирлегендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенең тантаналы чарасы узды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Кече Шилнә авыл җирлегендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенең тантаналы чарасы узды. Аның максаты - аз керемле күпбалалы гаиләләрдән булган балаларга, тәрбиягә (опекун) алган балаларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән булган балаларга, социаль куркыныч (имин булмаган) гаиләләрдән булган балаларга, инвалид балаларга, 1-11 сыйныфка укырга керүче ОВЗ балаларына адреслы социаль ярдәм күрсәтү. Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров яңа уку елы белән балаларны һәм аларның әти-әниләрен котлады. Һәм аларга канцтоварлар сатып алу өчен ранецлар һәм сертификатлар тапшырды. Тантанада катнашучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Сөләйман улы Шәрәфиев сәламләде. Ул яңа уку елы башланыр алдыннан мондый адреслы ярдәмнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм укучыларга укуларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International