Белем көне белән ихлас тәбрик итәм!

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне 1 сентябрь – Белем көне белән ихлас тәбрик итәм. 

Белем көне - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, педагоглар, тәрбиячеләр өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Барлык укучыларга да һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллеккә омтылып яшәүләрен телим. 
Укытучыларыбызга, мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләребезгә үз һөнәрләренә тугрылыклары өчен дә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Яңа уку елы яңадан-яңа иҗади уңышлар китерсен, һәммәгезгә саулык-сәгадәт, бәхетле һәм имин көннәр генә насыйп итсен. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International