Яңа Бүләк авылында татар халкының мәшгурь җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 еллык юбилей уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин һәм Татарстанның халык артисты Вил Усманов катнашында киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров, Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгетдинов катнаштылар. Бөек җырчы Илһам Шакировның юбилее уңаеннан чараларның планнары төзелде.