Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин Татарстан Республикасының “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә ашырыла торган ишегалларында булды. Айрат Хәбибуллин Түбән суык, Иске дрюш, Яна-Бүләк һәм Теләче-Тамак авыл җирлекләрендә булды. Күп кенә ишегалларында асфальт түшәүгә әзерлек эшләре бара. Чүп контейнеры, МАФлар куелган. Программа кысаларында эшләрне сентябрь ахырына кадәр тәмамларга җыеналар.