Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин төзелүче объектларны атна саен йөреп чыгу кысаларында Калмаш һәм Яңа бистә урамнарында булды. Бу авыл җирлекләрендә ФАП урнаштыру һәм ремонтлау эшләре бара. Ул авыл җирлекләре башлыклары һәм подрядчы оешма вәкилләре белән очрашты. Калмаш авылында модульле ФАП сафка бастырылды. Бүгенге көндә җиһаз һәм медицина җиһазлары җыю, төзекләндерү һәм тирә-юньдәге территорияләр буенча эшләр башкарыла. Яңа бистәдә бина эчендә бизәкләү эшләре һәм территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнә. Объектларны октябрьдә тапшыру планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында алып барыла.