Бәйрәм бистәдә яшәүчеләрнең барысын да җыйды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

«Ишегалды көне» - Круглое Поле бистәсендә Төзүчеләр урамындагы 10 нчы йорт ишегалдында яшәүчеләр өчен бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм бистәдә яшәүчеләрнең барысын да җыйды. Ишегалды - балачагыбызны үткәргән урын. 
Бу бәйрәм дүртенче ел рәттән уздырыла һәм күркәм традициягә әверелде. 
Өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле викториналар һәм стартлар үткәрелде. Бәйрәм ахырында барысын да чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар. 
Чараны территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) ярдәме белән үткәрделәр.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International