Татарстанда ана капиталы акчаларыннан айлык түләүне 8 меңгә якын бала ала

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстанда 3 яше тулмаган  7 858 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге ел башыннан  әлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.

Түләү җан башына айлык керем яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу сумма, ата-аналарның мәшгульлеге яки мөлкәте  исәпкә алынмыйча, аена бер кешегә 26 270 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2024 елда республикада яшәүчеләр өчен ул - 12 741 сум.

 "Быелдан башлап түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү һәм айлык пособиене бала туган айдан башлап  алу  вакыты озайтылды. Айлык түләүне билгеләү турында гариза бала туган айдан соң алты ай эчендә бирелгән очракта пособие бала туган көннән билгеләнә. Гариза алты ай узганнан соң тапшырылса, айлык түләү мөрәҗәгать иткән айдан бирелә башлый, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Ана капиталы хисабыннан айлык түләү алу турында гаризаны СФР сайтында, Дәүләт хезмәтләре сайтында һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Гариза тапшырганда,  документлар бирергә кирәкми, фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә барлык кирәкле мәгълүматларны соратып алачаклар.

 

 

 

 

 

 

 

Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язган  гаризаны пособие  билгеләнгән периодның соңгы аенда бирергә мөмкин.

 Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен  исәпләнә һәм Татарстан Республикасында һәр айның 5 нче числосында түләнә. Айның бишенче көне ял яки бәйрәм көненә туры килгән очракта, акча  бер көнгә иртәрәк, соңгы эш көнендә күчерелә.

 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә шалтыратып, ана капиталы акчаларыннан файдалану буенча өстәмә консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International