Мөнәҗәтләр фестивале үткәрелде

2013 елның 18 октябре, җомга

11 октябрь, җомга көнне, район мөхтәсибәте, мәдәният бүлеге белән бергә, Калмаш авылы мәдәният йортында мөнәҗәтләр фестивале үткәрде. Изге Корбан гаете бәйрәме уңаеннан үткәрелгән әлеге районкүләм чараны район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас башлап җибәрде..Шулай ук котлау сүзләре Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина да чыгыш ясады.

 Мөнәҗәт әйтүче апалар : Калмаштан Раушания һәм Гүзәлия Борһановалар, Венера Вәлиева ,Наибә Галиева, Рузалия Хәсәнова, Хәлимә Гыймазовалар;

 Югары Байлардан килгән Вәсилә, Мәрьям, Гөлфия апалар ;

Боерган авылы кунаклары – Фәйрүзә Габидуллина ,Кадрия Нәбиуллиналар;

Иске Байлардан Ләйсинә Афзалова;

Иштирәк авылыннан килгән Зөбәрҗәт Ногманова ;

Бикләннән килгән Илдус абый белән Фәния апа Абдуллиннар    бик күп төрле мөнәҗәт башкардылар. 

 Мөнәҗәтчеләрнең әйтәсе килгән төп фикере: «Иман нуры иңсен күңелләргә, тынычлыклар булсын илләрдә!»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International