Дания Миңнегалиева үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген ул лаеклы ялда. Күп еллар Калмия авыл җирлегендә фельдшерлык пунктында эшләгән. Авылда фельдшер - мөхтәрәм кеше. Юбилей белән котларга авыл җирлеге башлыгы Радик Закиров килде. Ул аңа сәламәтлек һәм иминлек теләде.