Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин ишегалларында һәм авыл җирлекләренең күпфатирлы йортларында булды

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин “Безнең ишегалды” программасы һәм түбәне ремонтлау буенча авыл җирлекләренең ишегалларында һәм күп фатирлы йортларында булды. «Безнең ишегалды» программасы Түбән Суык-Су, Кувада авылы, Иске Дөреш авылы, Яңа-Бүләк авылы, Теләнче-Тамак авылы һәм «Татарстан» бистәсендә тормышка ашырыла. Айрат Хәбибуллин ремонт эшләре бара торган барлык йортларда булды һәм подрядчы оешма вәкилләре белән очрашты. Ике атнадан эш тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International