Наркотик матдәләр белән бәйле җинаятьләрне ачыклау максатында махсус тартмалар куеды.

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

Наркотик матдәләр белән бәйле җинаятьләрне ачыклау максатында авыл җирлекләрендә бу турыда халыктан мәгълүмат җыю өчен махсус тартмалар куела. Әлеге тартмалар Бәтке, Иске Абдул, Круглое Поледа авыл җирлеге бинасына, калган егерме җирлектә мәдәният йорты бинасына кергәндә стенада урнаштырылган. Моннан тыш, бу тартмаларга коррупция белән бәйле хокук бозулар турындагы мәгълүматны салырга мөмкин. Алынган хәбәр шунда ук прокуратура тарафыннан тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист  Р.Яхин.(«Якты юл» газетасы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International