Бүген, 23 сентябрьдә, Татарстанда кичәге кебек көзге салкын һава торышы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана.
Төнге салкыннан (0..-2 градус кырау) соң төбәктә һава температурасы +10..+15 градуска кадәр (Татарстан башкаласында +12..+14 градус) күтәреләчәк.