Бүген Тукай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында булды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Тукай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында булды.  Аны Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов озатып йөрде. КФХ эшчәнлеге һәм аны алга таба үстерү планнары турында хуҗалык башлыгы Минталип Миңнеханов сөйләде.  Алар чөгендер, бәрәңге һәм кишер үстерә торган басуларны карадылар. Бүгенгә урып-җыю эшләре бара. Хуҗалык 85 гектар бәрәңге, 10 га кишер һәм 10 га аш чөгендере үстерә.  Минталип Миңнеханов шулай ук уңышның кайда саклануын һәм саклау өчен нинди биналар әзерләнүен күрсәтте. Складларда гөмбә авыруларыннан һәм төрле микроблардан эшкәртү үткәрелде.

Марат Җәббаров уңдырышлылыкка югары бәя бирде: «Эшләнгән эш каршыгызда (сезнең алда кешенең көндәлек эше һәм хезмәте)», - диде. ул, басуларны карый-карый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International