Районыбызның хөрмәтле өлкәннәре!

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Сез – илебез, республика һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткән үз заманыгызның лаеклы вәкилләре. Бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен рәхмәтләребезне һәм чиксез хөрмәтебезне кабул итегез. Һәрвакыт якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәгез. Ныклы сәламәтлек, күӊел күтәренкелеге телим!
Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, җаннарыгыз тыныч, сау-сәламәт булсын. Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез - безнең өчен иң сөйкемле, иң газиз, иң кадерле затлар. Бәйрәм белән!

Ихтирам белән Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International