Иске Абдул авылында гомер итүче сугыш ветераны Рәфкать Тәхәветдин улы Нуриевны район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров өлкәннәр көне белән котлады.
Рәфкать Тәхәветдин улы кызы Нурсинәдә яши. 99 яшьлек ветераныбыз якыннарының хөрмәтен тоеп яши. Рөстәм Закиров ветеранга сәламәтлек, аяз күк йөзе теләде.
Шулай ук Рөстәм Закиров махсус хәрби операциядә катнашучы Ильнурның әнисе Лизия Зарифуллинаны бәйрәм белән тәбрикләде.
Ильнур мобилизация башлану белән дә махсус хәрби операция зонасына китте. Берничә тапкыр кыска вакытлы ялда булды.
Ветераннарыбызга, сугышчыларыбызга, әти-әниләренә һәм барлык өлкәннәребезгә сәламәтлек, тыныч тормыш теләп калабыз.