Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин шәхсән үзе Бөек Ватан сугышында катнашучыны, 98 яшьлек Шәүкәт Әхмәтҗан улы Әхмәтҗан улын Өлкәннәр көне белән котлады. Калмаш авыл җирлеге башлыгы Фердинат Шәвәлиев белән бергә ветеранга барып, бүләкләр тапшырдылар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Шәүкәт Әхмәтҗан улы бакчаны тота. Сәламәт булыгыз, хөрмәтле ветеран.