Калмаш авылында тантаналы рәвештә фельдшер-акушер пункты ачылды

2024 елның 4 октябре, җомга

Чарада район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров, Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм  Ногманов, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина, Тукай районы хастаханәсенең баш табибы Мансур Потеев һәм, әлбәттә, ФАПны ачу тантанасының иң төп кунаклары-Калмаш авылы халкы катнашты.

Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров кунакларны һәм авыл халкын әлеге зур вакыйга белән тәбрикләде: «Кеше гөмереннән дә кадерлерәк ни булырга мөмкин!? Ак халатлы фәрештәләребезгә эшләргә, кешеләргә шатлык өләшергә шартлар тудырган барлык оешмаларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез», - диде ул. 

Тантаналы ачылыштан соң кунаклар яңа ФАПның нинди булуын күрә алдылар. 
Исегезгә төшерәбез, Калмаш авылындагы ФАПны «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында модульле система буенча төзеделәр.


 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International