Яңа бистәсендә семинар узды

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Яңа бистәсендә «Социаль челтәрләр. Цифрлаштыру. Бакчачылык ширкәтләрендә газлаштыру һәм җир асты байлыкларыннан файдалану» дигән темага семинар узды. Чаллы шәһәре, Тукай, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Зәй районнарыннан йөздән артык бакча ширкәтләре рәисләре катнашты. 
Семинарда Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Менделеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы һәм торак сәясәте буенча урынбасары Сергей Метальников катнашты.

Чараның спикерлары булып җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, «Бердәм Россия» нең Татарстан Республикасындагы иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Камил Садриев,  «Кама аръягы бакчалары» ТИО җитәкчесе Дмитрий Волков, Татарстан Республикасы Росреестр һәм картография идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча муниципальара бүлеге башлыгы Анна Барсукова, Татарстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының Тукай районы буенча әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Лилия Мирсәетова чыгыш ясады. 
«Бердәм Россия»нең Татарстан Республикасындагы иҗтимагый ярдәм штабы матбугат сәркатибе Александра Мухина «Мәгънәле Медиа» тематик семинары үткәрде. «Кама аръягы бакчалары» ТИО җитәкчесе Дмитрий Волков Татарстан Республикасы бакчачылыкта цифрлаштыру һәм бакчачыларның «ЛОКОЛО»цифрлы платформасыннан файдалануы темасына кагылды
 
Семинар барышында Әлфия Когогина Тукай, Түбән Кама, Менделеевск районнары һәм Яр Чаллы шәһәре бакчачылык ширкәте рәисләренә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатын һәм «Россия Бакчачылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Мактау грамоталарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International