Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 10 октябрьдә «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» үткәрә

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2024 елның 10 октябрендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе "Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне" оештыра. Н.Чаллы территориаль бүлеге белгечләре эшмәкәрләргә түбәндәге адрес буенча консультация уздырачак: Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 йорт, 3 кат. Алдан язылу (8552) 32-06-07 телефоны номеры буенча башкарыла, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International