Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узды

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров Өлкәннәр декадасы кысаларында картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. 

 Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узды.

Учреждениедә яшәүчеләрне Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров зур хөрмәт һәм җылылык белән котлады.
"Хөрмәтле өлкән буын кешеләре! Сезгә иминлек, озын гомер телим. Киләчәктә дә биредә уңай атмосфера хөкем сөрсен. Сезгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф телим», – дип үзенең җылы теләкләрен җиткерде.
 
Рөстәм Закиров учреждениедә яшәүче һәр кешегә бүләкләр тапшырды. Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева бәйрәм белән котлады һәм өлкәннәр арасында кызыклы өстәл уеннары уздырды. Җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International