Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Халыклар, мәдәниятләр, диннәр бердәмлеге - безнең җиребездә тынычлык һәм татулыкның нигезе.
Бүгенге көндә районда күп милләт вәкилләре яши, алар бердәм рәвештә кулга-кул тотынып, безнең районның һәм тулаем республиканың социаль-икътисади үсешенә үз өлешләрен кертәләр.
Күп кенә заманча корылмалар, спорт һәм мәдәни үзәкләр, мәгариф учреждениеләре төзелә - болар барысы да киләчәккә ышаныч уята.
Хөрмәтле тукайлылар! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, игелек һәм якты киләчәккә ышаныч телим! Һәр йортта тынычлык, иминлек һәм шатлык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров.