Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы Россия Федерациясенең Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында хәбәр итә 05.08.2024 кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтырган өчен бөтенроссия тавыш бирүенең чираттагы этабы тәмамлана. Югарыда күрсәтелгән тавыш бирүдә 100 дән 500 кешегә кадәр булган барлык торак пунктлар катнаша. Республика халкы Татарстанның теләсә кайсы торак пункты өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирүдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet. Тавыш бирү 2024 елның 17 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.