Марат Җәббаров туры эфирда авыл хуҗалыгы сезонына йомгаклар ясаячак

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы сезоны-2024: аграрийлар өчен ел йомгаклары, тармак перспективалары - бу темага 11 ноябрьдә #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясаячак.

Татарстан өчен узган авыл хуҗалыгы сезоны нинди булды, республика халыкның азык-төлеккә булган ихтыяҗын ни дәрәҗәдә тәэмин итә, экспортка бәйле вәзгыять бүген ничек тора, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре ничек уза...Бу һәм башка сорауларга җаваплар ВконтактеОдноклассники социаль челтәрләрендәге Татарстан Республикасының рәсми бергәлекләрендә онлайн яңгыраячак. Шулай ук "Халыкара кооперация һәм экспорт" һәм "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проектларын гамәлгә ашыру темасына да кагылачак.

Программа барышында социаль челтәрләрдәге һәр кулланучы үзен кызыксындырган - киң таралган һәм актуаль сорауны бирә алачак, министр аларга туры эфирда җавап бирәчәк. Ә калган сорауларга җавапларны кулланучылар программа тәмамлангач алачак.

Трансляцияне 11 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә түбәндәге сылтамалар буенча карагыз:

https://vk.com/wall-85877975_199627

https://ok.ru/nashtatarstan/topic/162892339852726

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International