Иске Җирекле авылының «Дуслык» үзәгнә Казаннан концерт-тамаша белән -Татарстан Республикасының «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле килде. Мәртәбәле кунакларның җырлары да, биюләре дә, халкыбызның борынгы йолаларын сәхнәләштерүләре дә, гомумән, үз-үзләрен тотышлары, ул киемнәре – барысы да халык күңеленә хуш килде.булды. Гармун, курай һәм башка музыка коралларының моңнарын ишетү, Иске Җирекле халкын көндәлек мәшәкатьләреннән арындырырга тагын да ярдәм итте.