«Гаилә агачыңны утырт» акциясе

2013 елның 25 октябре, җомга

Узган шимбәдә Мәләкәс авылының «Тамчыкай» балалар бакчасы хезмәткәрләре өмәдә катнашты. Барыбыз бергә чыгып, бакча территориясен генә түгел, авыл урамнарын чүп-чардан арындырдык, 80 төп чыршы да утырттык. Аларны корткычлардан, йорт хайваннарыннан һәм җил-салкыннан саклап калу өчен махсус челтәр дә урнаштырдык.

Әлеге чарада Мәләкәс авыл җирлеге депутаты А. Борисов, авыл җирлеге башлыгы М. Мифодеев, ата-аналар, бакча хезмәткәрләре актив катнаштылар. Агачларны Саба урман хуҗалыгыннан авыл җирлеге депутаты Илшат Гыйльметдинов алып кайтып биргән. 

Шулай итеп, бакчада «Гаилә агачыңны утырт» акциясе уңышлы гына башкарылып чыкты дип әйтергә нигез бар. Киләчәктә утырткан агачларыбыз матур гына үсеп китеп, тирә-якны яшеллеккә һәм матурлыкка күмеп утырырлар дип ышанабыз. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International