Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.
Гариза 10 эш көне дәвамында каралачак, ә акчалар күчерү 5 эш көненнән дә артык булмаган вакыт аралыгында гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Түләү күләме мөрәҗәгать итүченең сертификатында калган, эмма 10 мең сумнан артмаган сумманы тәшкил итәчәк.
"Гаризаны карауга билгеләнгән срок 10 эш көне булуга карамастан, мөрәҗәгать иткән ата-аналарның күбесенең гаризалары буенча уңай карар кабул ителгән, акчалар күчерелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Социаль фонды бүлеге 3 меңнән артык гаиләгә түләүне билгеләде, татарстанлылар