Әлеге бәйрәм көне белән барлык әниләрне тәбрик итәм.
Бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә хезмәт куючы hәм анда катнашкан ир-егетләребезнең Аналарына рәхмәтлебез. Үз иле өчен җан аткан батыр уллар, чын ир-атлар тәрбияләгәнегез зур рәхмәт сезгә, кадерле аналар. Теләгебез бер - ир-егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Кадерле әниләр! Озак яшәгез, күңелләрегез hәрчак тыныч булсын, балаларыгыз hәм якыннарыгыз кадер-хөрмәтендә, матур hәм имин тормышта яшәргә язсын.
Хөрмәт белән, Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Камил Нәҗмиев.