Бүген башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Камил Нәҗмиев атналык киңәшмәдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән таныштырды. Ул - Зөһрә Шәяхмәтова, районның үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры, “ТРда рус милли-мәдәни берләшмәсе” иҗтимагый төбәк оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе - Комсомол авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова. Камил Нәҗмиев милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Халык ассамблеясенең Рәхмәт хатын тапшырды, шулай ук ике хезмәткәрне: кадрлар бүлеге начальнигы Лилия Сәлимованы һәм опека һәм попечительлек секторы мөдире Светлана Мозафарованы туган көне белән котлады.