"Оешмалар мөлкәтенә салым турында" Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

Оешмалар мөлкәтенә салым турында" Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында

 

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2013 елның 26 сентябрендә кабул ителде

 

 

1 статья

 

"Оешмалар мөлкәтенә салым турында" 2003 елның 28 ноябрендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына (2010 елның 5 июлендәге 51-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2003, №11; 2010, №7 (II өлеш); 2011, № 5, № 8 (I өлеш); 2012, № 2, № 6 (I өлеш); 2013, № 3, № 6 (II өлеш) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1)3 статьяга түбәндәге эчтәлекле 21 өлеш өстәргә:   .

"21. Йөк автотранспорты чараларын җитештерүчеләрнең мөлкәтенә салым ставкасы 0,5 процент күләмендә билгеләнә."; 2) 5 статьяда:

а)  5 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"5) 2014 елның 1 гыйнварыннан Әлеге Законның 3 статьясындагы 1 өлешенең 8, 16 пунктлары һәм 2 өлешенең 3, 4, 7 пунктлары;";

б)  6 пунктта "2 өлешенең 2-5, 7, 8 пунктлары" сүзләрен "2 өлешенең 2, 5, 8
пунктлары" сүзләренә алмаштырырга.

 

2 статья


Татарстан Республик;


Президенты                             

Казан,Кремль                           Щ

 

Әлеге Закон 2014 елның 1 гыйнварыннан, әмма рәсми басылып чыккан көненнән бер айдан да иртәрәк булмаган вакытта үз көченә керә.

2013 ел нык. 8 октябрМ^


73-ТРЗ


Р.Н. Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International