Минем йортым – Татарстан» республикакүләм фестиваленең сайлап алу туры узды

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

Минем йортым – Татарстан» республикакүләм фестиваленең сайлап алу туры узды

 23 октябрьдә, чәршәмбе көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында «Минем йортым – Татарстан» дип исемләнгән этник-мәдәни фестиваленең зона туры узды. Бу чарада безнең районның үзешчән коллективлары да катнашты.«Минем йортым – Татарстан» дип исемләнгән республикакүләм этник-мәдәни фестивальнең максаты – Татарстанда яши торган төрле милләтләр арасындагы дуслыкны, бердәмлекне ныгыту, республикабызның күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, аны популярлаштыру. Фестивальә Калмаш авылының «Сәйлән» фольклор коллективы (җитәкчесе Ләйсән Кәрамова) , Круглое Поледан үзенең оныгы белән Зоя Хәлитова , Күзкәй авылының районда гына түгел, республикада танылган «Әллүки» халык фольклор коллективы (Рәфис Хәсәнов) , Олы Шилнәнең «Росинка» рус халык жырлары ансамбле (Нина Беспалова) , Кече Шилнә авылының «Сударушка» халык фольклор ансамбле исә (Арби Велидов) катнаштылар   

Жюри әгъзаларына килгәндә исә, зона турында катнашкан коллективларга Казан комиссиясе бәя бирде. Һәрбер хәрәкәткә, һәрбер чыгышка игътибар итеп, алар сәхнә осталарын инә күзеннән үткәреп утырдылар. Сайлап алу туры тәмам.

 «Минем йортым – Татарстан» дип исемләнгән республикакүләм фестивальнең гала-концерты 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге бәйрәме көнне, Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Дәүләт драма театрында уздырылачак. Анда исә зона турында җиңеп чыккан иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International