25 октябь көнне Советлар Союзы Герое Н.Х. Шарипов исемен йөрткән Тләнче-Тамак мәктәбендә регионара иҗади -методик киңәшмә үтте."Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укыту-тәрбия өлкәсендә инновацион процеслар"-дигән киңәшәдә Яр Чаллы шәһәре, Актаныш ,Алабуга , Мензәлә, Тукай районының география, биология, химия укытучылары катнашты. Семинар эшчәнлегендә-Гайсин И.Т. – К(П)ФУ дан Татарстан Республикасының атказанган укытучысы,педагогик фәннәр докторы , профессор, география һәм экология бүлеге деканы , Самигуллина Г.С. – фән һәм белем бирү министрлыгы каршында эшләп килүче, укытучыларның белемен күтәрү институтының өлкән методисты, Исаев Р.Р. - Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, район мәгариф бүлеге башлыгы катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.