Курайда уйнау Курай буенча мастер-классны Дәминова Рәфикъ Сабир улы күрсәтте.а

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

Узган атнада Мусабай-Завод авылында вокал һәм халык музыка кораллары (курай) классы буенча балалар сәнгате мәктәбе укытучысы Рафик Дәминов «Курайчылар ансамбле һәм аның мөмкинлекләре» дип аталган мастер-класс үткәрде. Әлеге чара укытучылар арасында тәҗрибә уртаклашу кысаларында узды. Аның максаты – музыкаль белем бирү өлкәсендә иҗади элемтә булдыру, тәҗрибә уртаклашу, яшь музыкантларның һәм укытучыларның уен коралларында уйнау сәләтен камилләштерүгә омтылу. 

Мастер-класста балалар сәнгате мәктәбе укытучылары катнашты. Алар, курайның килеп чыгу тарихы турында кызыклы мәгълүматлар белү белән беррәттән, яшь курайчыларның уйнау сәләте белән дә танышты. Ә мастер-классны алып баручы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, югары категорияле укытучы Рафик Дәминов үзе дә курайда уйнап күрсәтте. 

 

 

а
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International