«Кәгазьгә-икенче тормыш!» акциясе

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Мәгариф учреждениеләре директорлары киңәшмәсендә «Кәгазьгә-икенче тормыш!» акциясендә җиңүчеләрне тәбрикләү җантанасы узды. 

Бүләкләрне «Эколаб» компанияләр төркеменең социаль проектлар җитәкчесе Гүзәл Красноперова һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльмира Низамиева тапшырды.

   

 Акциядә районның 10 мәктәбе һәм 3 балалар бакчасы катнашты, алар 12 026 килограмм макулатура җыйды. Катнашучыларга ике номинация тәкъдим ителде: «Нәтиҗәлелек» һәм «Активлык».

2023 елның 1 сентябреннән 2024 елның 31 августына кадәр тапшырылган макулатураның гомуми авырлыгы исәпкә алынган «Нәтиҗәлелек» номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын - Советлар Союзы Герое Н.Х.Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак мәктәбе - 3060 кг;
2 урын - Круглое Поле бистәсе мәктәбе-1420 кг;
3 урын - Кече Шилнә мәктәбе-1360 кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International