9 декабрь - Ватан Геройлары көне

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Иске Абдул авылында "Һәлак булган сугышчы-интернационалистлар" һәйкәле янында әлеге мөһим вакыйгага багышланган митинг узды.

Чарада хәрби хезмәткәрләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары һәм якын кешеләре катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Камил Нәҗмиев анда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Ватан Геройлары көне - бәйрәм генә түгел, ә Ватанны яклау өчен кыюлык һәм фидакарьлек күрсәткән кешеләрне искә алу көне.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Камил Нәҗмиев Кнәз мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Камил Кусаевка Рәхмәт хаты тапшырды. Камил Кусаев "Яшь Герой" медале белән бүләкләнә.

Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International