Элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халыктан сораштыру ачылды

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы сезгә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 2024 елның 9 декабреннән Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халыктан сораштыру (алга таба– сораштыру) ачылуы турында хәбәр итә. Сораштыру күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм республика территориясендә проблемалы зоналарны ачыклау максатында үткәрелә.

Шуңа бәйле рәвештә сездән сораштыру узуыгызны сорыйбыз. Сораштыру Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түбәндәге сылтама буенча карала: https://open.tatarstan.ru/polls/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International