Калмаш авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән солдатларыбызга ярдәм итү максатыннан өлкән яшьтәге апаларыбыз һәр көнне маскировка челтәрләре үрәләр.
Авыл халкыннан гуманитар ярдәм дә җыелды, мәдәният йортында китапханә, клуб хезмәткәрләре 160 штук окоп шәмнәре ясап гуманитар ярдәм белән җибәрергә әзерләп тә куйдылар.