Камил Нәҗмиев, Рөстәм Закиров һәм волонтерлар составындагы делегация махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.
Алар хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен тапшырды: транспорт чаралары, мунча, махсус җиһазлар һәм приборлар, маскировка челтәрләре, посылкалар, азык-төлек.
Делегация Тукай районы егетләре хезмәт иткән хәрби частьларда булды.
"Ватаныбызны яклаучы геройларыбыз белән очраштык. Якташларыбызга батырлыклары өчен рәхмәт! " - дип уртаклашты Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Назмиев.