18 декабрь – ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре көне

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

ЗАГС хезмәткәре булу – бик уникаль һөнәр. Алар көн саен кеше тормышындагы төрле вакыйгаларның шаһите була, никахларны да рәсмиләштерә, сабыйлар туу шатлыгын да уртаклаша. Якыннарын югалту ачысын кичергән, гаиләләре тормыш кыяларына бәрелеп таркалырга мәҗбүр булган кешеләр дә ЗАГС органы ишеген шакый. Әлеге мөрәҗәгатьләр бүлекнең өчен көндәлек эш режимын тәшкил итә. Район ЗАГС органы хезмәткәрләре төп хезмәт юнәлешләреннән кала, районкүләм узучы төрле чараларда да актив катнаша, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур игътибар бирә. Һөнәри бәйрәмегез белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International