Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында: «Битараф калмаска! Юлларны сакласак иде!»

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Тукай районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Линар Маняпов катнашында юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды.

Утырышта Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнар Каюмов чыгыш ясады. Ул былтыргы ел белән чагыштырганда район җирлегендә юл-транспорт һәлакәтләренең күбәюенә басым ясады. Алдагы елны аварияләр саны 11 булса, бу елны 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгәнен әйтте. 

Моннан тыш полиция майоры балалар өчен питбайклар сатып алу куркынычы турында кисәтте. Питбайк уенчык түгел һәм ул җитди җәрәхәтләргә, фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип сөйләде Илнар Каюмов.

Җыелышта район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ландыш Сафина да катнашты. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илнар Каюмов район мәгариф бүлеге белән тыгыз элемтә урнаштырырга, һәрдаим ата-аналар җыелышы үткәрергә кирәклеген ассызыклады. Бу төп эш буларак контрольгә алынды. 

«27 майдан балаларыбызның җәйге каникуллары башлана. 20-23 май көннәрендә ата-аналар җыелышлары үткәрергә планлаштырабыз. Шул вакытта ЮХИДИ бүлегегеннән дә полиция хезмәткәрләрен чакырырбыз», – дип аңлату кертте Ландыш Рафаэлевна. 

Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында зур доклад белән район Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары Динис Вәлиуллин да чыгыш ясады. Ул күбрәк район территориясе буенча сузылып киткән юллар, чокырларны ремонтлау кебек актуаль мәсьәләргә тукталды. Моннан тыш ул 1 апрельдән олы йөкле машиналар өчен ябылган юллар турында да сөйләде.

«Йөрергә ярамаган юллардан зур йөк машиналарыгың үткәнен күрсәгез, битараф калмагыз. Башкарма комитетка мөрәҗәгать итегез! Юлларыбызны сакларга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Динис Фәнисович авыл җирлекләре башлыкларына. 

Утырышта «Татавтодор» җәмгыятенең Түбән Кама филиалы җитәкчелегенә Тукай районы белән тыгызрак элемтә урнаштырып, җитезшезлекләр булган юлларны контрольгә алырга да кушылды. 

«Тукай районы җирлегендә кайбер юл билгеләре дә куркыныч хәлдә. Аларны алмаштырырга яисә өлешчә ремонт ясарга кирәк. Моннан тыш авыл җирлекләрендә, икеайлык санитар чистарту кысаларында, өмәләр үткәрелә. Авыл халкы чүп-чар пакетларын юл читендә калдыра. Бу чүп пакетлары атналар буе тормасын иде. Бу эшне тиз арада эшләп чыгарга кирәк», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары Динис Вәлиуллин.

Чыганак "Якты юл"

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International